Бүген Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге белем бирү үзәгендә хәйрия акциясе уза. Биредә аз тәэмин ителгән һәм күп балалы гаиләләрдән булган балалар һәм яшүсмерләр өчен бушлай кием-салым таратыла.
Фәния Хәнифова акция турында «Дуслык» газетасыннан укып белгән. Бирегә ул туендыручысын югалтудан соң авыр тормыш хәлендә калган танышының өч баласы өчен киемнәр сайларга килгән.
Мөхтәсибәттә ярдәм Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин булышлыгы белән оештырылган.
Акция 14.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.