Нурлатта пляж волейболы буенча район чемпионаты узачак

2021 елның 1 июне, сишәмбе

Нурлат яшьләре шундый идея белән чыгыш ясады.

Нурлат волейболчылары быелгы җәйге сезонны ачык һавада актив спортта үткәрергә ниятли-тиздән пляж волейболы буенча район чемпионаты башланачак. Чемпионатны уздыру идеясен волейбол спорты белән мавыгучы яшьләр үзләре тәкъдим иткән.

Ә җәйге сезонны алар узган атна ахырында ук ачтылар. Шимбә көнне шәһәрнең үзәк паркында ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында пляж волейболы буенча иптәшләрчә турнир узды. Хатын – кызлар арасында Герда Князева һәм Алинә Әһлиуллина – 1, Надежда Романова һәм Раилә Галеева-2, Вера Осипова һәм Светлана Әхмәтшина 3 урыннарны яуладылар.

Ир – атлар арасында җиңүне Влад Князев һәм Руслан Нуруллин яулады, 2 урында – Дилүс Ибраһимов һәм Руслан Моталапов, 3 урында-Илнур Насыйбуллин һәм Рәмис Абдуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International