Бу Татарстан беренчелегенең беренче лигасында Нурлат командасының икенче җиңүе. Якшәмбе көнне «Факел» «Спорт» паркы стадионында чираттагы өй матчы уздырды. Бу көнне Нурлат футболчылары Казанның «Савиново» командасы белән уйнап, чираттагы җиңү яулады. Исәп 3:1. Кунаклар капкасына бер тупны Алексей Григорьев кертте, икесен Олег Щербаков кертте.
«Факел» башкаланың тагын бер командасы –«Мирас» белән чираттагы уенны 13 июньдә уздырачак. Ә менә Нурлатта чираттагы уен 20 июнь көнне 14.00 сәгатьтә була. Нурлат футбол сөючеләрен быел җәй тагын да мавыктыргыч уен мизгелләре көтә. Шушы көннәрдә «Факел» җыелма командасы икенче лигада катнашу өчен гариза бирде. Футболчыларга икенче лигада да уңышлар телибез. Исегезгә төшерәбез, очрашулар сериясе футбол буенча район чемпионатында да дәвам итә. Иртәгә «Тулпар» «Интер-Иглай» командасы белән очрашачак.