Бүген, 31 майда, Бердәм дәүләт имтиханнары старт алды. Чыгарылыш сыйныф укучылары бүген химия, әдәбият һәм география буенча имтихан бирәләр. Пандемия традицион чыгарылыш сынауларының барышына да йогынты ясады. Нурлат районында дәүләт йомгаклау аттестациясен әзерләү һәм үткәрү буенча координатор Неля Гыйззәтуллина мәгълүматларына караганда, социаль дистанцияне исәпкә алып, аудиторияләрнең тулылыгы 9 ар кеше тәшкил итә, элек классларда 15әр укучы булган.
«Бүген 59 кеше имтихан тапшыра, аларның 14е – әдәбият, 2се – география, 43е – химиядән. БДИ барлык санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне исәпкә алып үткәрелә», – дип билгеләп үтте Неля Владимировна.