Иртәгә, Халыкара балаларны яклау көнендә, 8.00-14.00 сәгатьләрдә Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге белем бирү үзәгендә (Гыйматдинов ур., 70) хәйрия акциясе узачак.
Аз керемле һәм күп балалы нурлатлылар бушлай яңа балалар һәм яшүсмерләр киемнәре ала алачак. Язгы-җәйге кием-салым (күлмәк, шортылар, майкалар, футболкалар, кофталар, чалбарлар) таратыла.