12 июньдә Нурлат Сабан туенда “Сабан туе сылуы-2021 " җиңүчесен сайлаячаклар

2021 елның 31 мае, дүшәмбе

Шушы көннәрдә Шәһәр мәдәният Сараенда беренче сайлап алу туры узды.

Быел да Нурлатта милли бәйрәм кысаларында Бөтендөнья татар конгрессының Нурлат бүлеге, район Башкарма комитеты һәм Мәдәниятне үстерү үзәге белән берлектә ел саен үткәрелә торган "Сабан туе  сылуы-2021" бәйгесе узачак.

Конкурста татар телен иркен белүче һәм татар мәдәниятен тирән белгән 16 яшьтән 25 яшькә кадәрге кызлар катнаша ала. Алар милли киемдә дефиле күрсәтәчәк, аш-суга осталыкларын тәгъдим итәчәк, сәхнәдә иҗади осталыкларын күрсәтәчәкләр.

Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүче диплом, тасмалар һәм кыйммәтле бүләк белән «Сабан туе сылуы - 2021» исеме бирелә. Финал 12 июньдә мәйданда узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International