«Кормыш» территориаль иҗтимагый үзидарәсе территориясендә яшәүче нурлатлылар мөселман зиратын чистарту һәм төзекләндерү буенча өмә үткәрделәр.
Әлеге чарада микрорайонның 60ка якын кешесе, шулай ук мәчеткә йөрүчеләр һәм шәһәрнең 4нче мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары катнашты. Барлык эшләр дә Нурлат шәһәренең 8 нче номерлы «Кормыш» ТОС рәисе Рауза Ханеня һәм зиратны караучы Минталип Кәримов җитәкчелегендә алып барылды.
"Халык бик теләп хуплады һәм теләп катнашты, – дип уртаклашты Равза Салиховна. - Иртәнге 7дә үк биредә эш кайный иде. Өмәдә катнашучыларның барысы да бердәм һәм тату эшләделәр. Вәзир Сафиуллин шәхси тракторында бушлай ярдәм күрсәтте, Мөнир Гыйлаҗев үлән чапты. Укучылар тротуарны җыештырдылар".
Өмә тәмамлангач, күмәк намаз укылды.