Быел авыл бәйрәме 15 нче тапкыр узды.
Нурлат районының Нариман авылында менә инде 15 ел рәттән җәйге сезонны матур бәйрәм - Авыл көне ача. Бу вакытка инде кышка үз балаларына киткән әби-бабайлар кайта, алар янына кунакка балалары, оныклары кайта. Һәм, әлбәттә, авылдан чыккан һәр кеше әлеге күңелле очрашуны түземсезлек белән көтә, аны авылдашлары өчен Нариманда туып-үскән Рифкать Фәрдиев оештыра. Быел да туган авылыбыз өчен зур бәйрәм оештыруны Рифгать Мидхәт улы һәм аның гаилә әгъзалары үз өстенә алдылар. Авылның иң матур почмагында урнашкан кечкенә генә мәйданда иртәдән музыка яңгырады, учакта балык шулпасы пеште, самавыр кайнады. Традиция буенча бәйрәмне догалар белән ачтылар. Ә аннары нариманлыларны Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин исеменнән бәйрәм белән аның урынбасары Линар Маняпов сәламләде. Авыл көне эстрада йолдызлары Илназ Бах һәм Гүзәл Идрисова, шулай ук Яр Чаллы артистлары Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновлар, Илфат Әскәров катнашында узды. Монда ук милли уеннар һәм күңел ачу оештырылды, теләүчеләр гер күтәрүдә, көрәштә һәм башка ярышларда үз көчләрен сынап карый алды.
Уеннарда һәм күңел ачуларда балалар һәм яшьләр генә түгел, өлкәннәр дә актив катнашты. Гомумән алганда, биредә инде күркәм традициягә әверелгәнчә, Нариманда яшәүчеләр Авыл көнен күңелле итеп билгеләп үттеләр, ул ел буена онытылмаслык якты тәэсирләр бүләк итте. Матур гадәт буенча, Авыл көнендә күп кенә халык ата-аналарының һәм туганнарының каберләрен зыярәт кыла. Быел алар узган елда шулай ук Рифкать Фәрдиевнең финанс ярдәме белән ачылган Бөек Ватан сугышында катнашучыларның стеласы янында да тукталдылар. Авыл уртасында төзелә торган мәчетне күргәч, күпләр гаҗәпләнде. Авылда иман йорты тагын бер якташлары Мөхтәр Хәмитов инициативасы һәм тырышлыгы белән төзелә.