Нурлат районында азык әзерләү техникасының әзерлеген тикшерделәр

2021 елның 29 мае, шимбә

Көн дәвамында комиссия районның барлык хуҗалыкларында булды. Нурлат районында азык әзерләү техникасының һәм азыксаклагычларның 2021 елгы сезонга әзерлеге буенча конкурс узды.

Комиссия әгъзалары үзйөрешле чапкычларның, азык җыю комбайннарының һәм башка тагылма азык җыю техникасының торышын, хезмәтне саклау таләпләренең үтәлешен һәм үсемлекчелек буенча чараларның үтәлешен тикшерделәр. Районда азык әзерләү кампаниясе башланды инде, кайбер хуҗалыкларның техникасын комиссия кырларда тикшерде.

Комиссия эшендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкиле Геннадий Пикмуллин катнашты. Тулаем алганда, хуҗалыкларның терлек азыгы кайгыртуга әзерлеге уңай бәяләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International