Нурлат территориаль иҗтимагый үзидарәләре җитәкчеләре Нурлат шәһәре Советы Рәисе урынбасары Владимир Кашкаров җитәкчелегендә территориаль иҗтимагый үзидарәләр эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре буенча конференция эшендә катнаштылар. Конференция «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Равил Хөснуллин, министрлыклар вәкилләре һәм башкалар катнашында узды. “Бүгенге форумның максаты - ТИҮ рәисләренең республика дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары белән турыдан - туры аралашуы өчен шартлар тудыру, ТИҮ эшчәнлегендә иң мөһим юнәлешләрне билгеләү, безнең эш рәвешләрен һәм методларын камилләштерү буенча тәкъдимнәр эшләү", - диде Әгъзам Гобәйдуллин. Нурлат шәһәренең «Кормыш» территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Роза Ханеня конференциядә эш тәҗрибәсе белән дә уртаклашты. Әлеге ТИҮ 28 урамны, 3000ләп кеше яшәгән 1000нән артык йорт хуҗалыгын берләштерә. Роза Ханеня территориаль иҗтимагый үзидарәләрнең йорт яны территорияләрен тиешле тәртиптә тоту мәсьәләләре буенча халык арасында оештыру-аңлату эшләре алып баруы, проблемалы участокларны атна саен карап чыгу белән шөгыльләнүе, төзекләндерү һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча белешмәлекләр таратуы турында сөйләде. «Без шәһәребезне кече яшьтән башлап илебезнең иң яхшы киләчәген ничек күрәбез, шулай үстерүне дәвам итәчәкбез”, - диде ул һәм һәркемгә үзе яшәгән шәһәр, микрорайон үсешенә кулдан килгәнчә өлеш кертсен иде дигән теләк белдерде. “Шул вакытта барыбызга да республикабызда яшәргә яхшырак һәм уңайлырак булачак!” – дип тәмамлады үз чыгышын Роза Салиховна.
Конференциядә билгеләп үтелгәнчә, республикада ТИҮ эшчәнлеге аша халык белән эшләү буенча шактый тәҗрибә тупланган. Конференция ТИҮ җитәкчеләрен тантаналы бүләкләү белән тәмамланды.