Бүгенге көндә Нурлат районы территориясендә 1151 эшмәкәр үз эшчәнлеген алып бара. Алар район икътисадын үстерүгә зур өлеш кертәләр. Район бизнес-җәмәгатьчелеген һөнәри бәйрәмнәре белән район башлыгы урынбасары Линар Маняпов котлады, район эшмәкәрләренә Рәхмәт хатлары тапшырды.
Чара бәйрәм концерты белән тәмамланды.
Фото: ТР Нурлат муниципаль районы хакимияте Инстаграмыннан