Нурлат чик сакчылары үзләренең бәйрәмен бердәм рәвештә билгеләп үттеләр

2021 елның 28 мае, җомга

Бүген, 28 майда, чик буе гаскәрләрендә хезмәт итүчеләр үз бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Нурлатта бәйрәм итү урыны чик сакчылары аллеясы булды. Биредә тантаналы митинг узды, анда төрле елларда Ватан чикләрен саклаган нурлатлылар катнашты.

Тантанада котлау сүзләре белән Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Нурлат шәһәре һәм Нурлат районы буенча хәрби хезмәткә чакыру бүлеге башлыгы Илдус Мазияров, транспорт буенча хәрби комиссар урынбасары Марат Абдрахманов, Татарстан Республикасының Әфганстандагы сугыш инвалидлары һәм башка локаль конфликтлар иҗтимагый оешмасының Нурлат бүлеге рәисе Ришат Сафиуллин мөрәҗәгать итте. Нурлатлыларны шулай ук республиканың башка районнары һәм шәһәрләреннән чик сакчылары, Десантчылар, диңгезчеләр берлеге, Германиядәге Совет гаскәрләре төркеме вәкилләре котлады.

Чәчәкләр салганнан һәм бер минут тынлык белән митинг бүләкләү тантанасы белән дәвам итте.

Кайбер Нурлат чик сакчылары «СССР дәүләт чиген саклаудагы казанышлары өчен» медаленә лаек булды. Активистларга актив гражданлык позициясе, яшь буынга патриотик традицияләрне саклау һәм арттыру, Ватанны саклаучыларның хәрби рухын ныгыту өчен рәхмәт хатлары тапшырылды. Биредә районның иң олы яшьтәге чик сакчыларының берсе Илгиз Әхмәтовны билгеләп үттеләр. Нурлат шәһәренең чик буе гаскәрләре берлеге рәисе Виктор Морозов Владислав Булатовка һәм Евгений Поповка «Чик буе гаскәрләре ветераны»медален тапшырды. Сүз уңаеннан, аларның тырышлыгы белән аллея территориясендә чик буе каланчасы макеты барлыкка килгән.

«Без икебез дә Хабаровск краенда хезмәт иттек. Каланчаның макетын кую Евгений Попов идеясе иде, без аңа барысында да булыштык. Яз башында башладык, аны бәйрәмгә кадәр куярга өлгердек", - дип сөйләде Владислав Булатов. «Грани» мәдәни-күңел ачу үзәге артистлары да чик сакчылары өчен бәйрәм кәефен күтәрделәр, «Зәңгәр кош» театр студиясендә катнашучылар һәм «Камыр Батыр» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр исеменнән дә котлау сүзләре яңгырады. Чараны алып баручы Антонина Артамонова башкаруындагы иҗади номерлар чараның кунакларына шулкадәр ошады ки, алар аның белән бергә җырладылар.

Чик сакчылары аллеясындагы тантана истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды, ә тантанада катнашучылар үзләре, азат итүче сугышчы һәйкәленә чәчәкләр кую өчен, Хәтер һәм дан мемориалына юнәлде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International