Сессия барышында депутатлар 8 мөһим мәсьәләне карадылар.
Бүген Нурлат муниципаль районы Советында Совет рәисе Алмаз Әхмәтшин җитәкчелегендә чираттагы IX сессия узды. Сессия эшендә Нурлат шәһәре прокуратурасы, хокук саклау органнары вәкилләре, районның җирле үзидарә органнары һәм аларның структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты.
Сессиянең көн тәртибенә 8 мәсьәлә чыгарылган иде. Депутатлар Нурлат муниципаль районы Советының «2021 елга һәм 2022, 2023 елларның планлы чорына Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы бюджеты турында» һәм «Озак сроклы нигездә кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына файдалануга бирү өчен өченче затларның хокукларыннан азат булган муниципаль милек исемлеген һәм арендага бирү тәртибен раслау турында»гы карарларына, шулай ук районның финанс-бюджет палатасы турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр керттеләр. Нурлат муниципаль районы Контроль-хисап палатасының 2020 елдагы эшчәнлеге турында хисап белән контроль-хисап палатасы рәисе Марина Ибраһимова чыгыш ясады. Халык ышанычлылары муниципаль берәмлек Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү проекты турында фикер алыштылар, Нурлат муниципаль районы территориясендә гамәлгә ашырыла торган муниципаль контроль төрләре исемлеген алып бару тәртибен расладылар. Сессиядә шулай ук «Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы» муниципаль берәмлеге милкенә күчемсез милек объектларын кабул итү һәм санлы финанс активлары һәм санлы хокуклар турында белешмәләр бирү, керемнәр, милек һәм милек характерындагы йөкләмәләр турында белешмәләр бирү турындагы аерым карарларга үзгәрешләр кертү турындагы сораулар каралды.
Барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде.