Нурлат районының Нариманов исемендәге поселокта мәчет төзелеше башланды

2021 елның 28 мае, җомга

Бу безнең районда 42нче иман йорты булачак.

Нариманов исемендәге поселок - районның иң кечкенә поселокларының берсе. Биредә язгы-көзге айларда гына тормыш кайный, ә аннары авыл кабат тынлыкка чума, чөнки соңгы елларда кыш чыгарга нибары бер кеше генә кала. Әмма, әлбәттә, һәр нариманлы табигатьнең матур почмагында урнашкан туган авылында тормыш тукталмавын тели. Әйтик, узган ел авылдашлары Рифкать Фәрдиевнең финанс ярдәме белән һәйкәл ачтылар, ә быел аннан ерак түгел мәчет төзи башладылар. Хәзерге вакытта Нурлатта яшәүче авыл кешесе Мөхтәр Хәмитов дин йорты төзү инициативасы белән чыкты. Моннан тыш, ул барлык чыгымнарны да үз өстенә алды. Мин әни хаҗ кыла алсын өчен акча җыйдым. Әмма пандемия аркасында Согуд Гарәбстанына чыгуга чикләүләр кертелде. Һәм бу акчаларны мин мәчет төзү изге эшкә җибәрергә булдым . Безнең авылда беркайчан да мәчет юк иде, шуңа күрә аны төзергә булдым. Без барыбыз да монда кайтабыз, дини бәйрәмнәрдә авылдашларыбыз белән җыелып, әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз өчен дога кылу мөмкинлеге булачак. Чөнки алар барысы да биредә җирләнгән, - дип уртаклашты Мөхтәр Исмәгыйль улы. Мөхтәр ага гомер буе рәссам булып эшләгән, шуңа күрә булачак мәчет проектын үзе эшләгән, манара да әзер инде. Мәчет агач булачак, бураны куйдылар инде, түбә өчен материал әзер. Берничә өлештән торган манара, аны урында ук җыйдык. Түбәне профнастил белән ябачакбыз. Аннары ишек, тәрәзәләр, эчке отделка куелачак, - диде ул.

Мәчет электр белән җылытылыр дип көтелә. Бу мәсьәләләрне, шул исәптән матди хәл итүдә Самарада яшәүче улы Илдар булыша икән. Иске Әлмәт авыл җирлеге башкарма комитеты, мәчет төзү турында ишеткән авылдашлар да һәрьяклап ярдәм күрсәтә, Мөхтәр Исмәгыйль улын игелекле эшкә ярдәм итү өчен садака да китерә. Чөнки тиздән авыл халкын ерактан ук мәчет манарасы каршы алачак һәм озатып торачак, авыл өстендә азан яңгыраячак. Ни генә әйтсәң дә, мәчет авылны нурга күмә.

Фото: Иске Әлмәт авыл җирлеге архивыннан

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International