Бүген Нурлатта узган юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе утырышында Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Илдар Әхмәтҗанов шундый саннар китерде. Көн тәртибенә барлыгы 3 актуаль мәсьәлә чыгарылган иде. Аларның беренчесе буенча район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Салават Усманов чыгыш ясады. Ул Татарстан Республикасында юл хәрәкәте иминлеген арттыру, юл-транспорт һәлакәтләрен киметү һәм аларның авыр нәтиҗәләрен киметү буенча чараларны гамәлгә ашыру турында» гы карары пунктларын карап тикшерүгә җентекләп тукталды.
Транспорт дисциплинасын һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча эшнең торышы, район автоинспекторларының агымдагы ел башыннан алып эш нәтиҗәләре турында ЮХИДИнең Нурлат бүлеге начальнигы Илдар Әхмәтҗанов сөйләде. Транспорт дисциплинасын һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча эшнең торышы, район автоинспекторларының агымдагы ел башыннан алып эш нәтиҗәләре турында ЮХИДИнең Нурлат бүлеге начальнигы Илдар Әхмәтҗанов сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, Нурлат районы буенча юл – транспорт һәлакәтләренең гомуми саныннан 8ендә кешеләр зыян күргән, аларда 1 кеше һәлак булган, 9ы имгәнгән.
Утырышның көн тәртибендәге өченче пункты район Башкарма комитетына кергән юл хәрәкәте иминлеге мәсьәләләре буенча гаризаларга кагылды. Аларның берсенә җаваплар утырышта ук яңгырады, икенчеләре эшкә алынды.