Нурлатлылар «Форпост» җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр формированиеләренең республика спартакиадасының зона этабында катнаштылар.
Спартакиада 26 май көнне Балык Бистәсендә узды. Нурлатлылардан тыш, Алексеевск, Әлки, Яңа Чишмә, Балык Бистәсе, Спас һәм Чистай районнары командалары да катнашты. Балалар хәрби-гамәли спорт төрләрендә көч сынаштылар һәм үзләренең әзерлекләрен күрсәттеләр. Спартакиада нәтиҗәләре буенча безнең район командасы лаеклы чыгыш ясады һәм чистайлылар белән уртак өченче урынны алды, шуның белән республика турына юллама алды.
Фото: forpostnurlat Instagram