Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУнән 2021 елның 26 маенда кичке 18 сәгатьттән 27 майда кичке 6га кадәр метеорологик күренешнең көчәюе турында консультация-кисәтү килде.
Аз болытлы. Явым-төшемсез. Җил төньяк-көнчыгыштан көньяк-көнчыгышка таба секундына 5-10 метр тизлектә.
Минималь һава температурасы төнлә +6..+9˚. Көндез максималь һава температурасы +21..+24˚.
Игътибар! 2021 елның 25 маеннан 31 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә көнчыгыш районнарда урыны белән урманнарда гадәттән тыш янгын куркынычы саклана (5 сыйныф).