Фәрит Мөхәммәтшин нурлатлыларга яңа фатир ачкычлары тапшырды

2021 елның 26 мае, чәршәмбе

Яңа йортка күчүчеләргә ачкычлар тапшыру бәйрәм атмосферасында узды. Булачак өй туйларын билгеләп үтүчеләрне Нурлат муниципаль районы Башлыгы Алмаз Әхмәтшин котлады. Ул билгеләп үткәнчә, әлеге квартал иң яңасы, бик күп яшьләр яши торган булачак.

«Биредә бөтен инфраструктура тәкъдим ителгән: янәшәдә генә заманча кибет, спорт сарае, бөтен шартлар бар, күчәргә, шатланып гомер итәргә генә кала», – дип билгеләп үтте Алмаз Сәлимович.

Фәрит Мөхәммәтшин күп фатирлы йортны ачу тантанасында үзенең чыгышын Нурлатның күпсанлы уңай үзгәрешләреннән башлады.

"Нурлат үсә, Нурлат яхшыра, матурая бара, яшәү, спорт, физик культура белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар да тудырыла. Минемчә, бүген һәр гаилә өчен яңа фатир ачкычларын алган иң бәхетле минутлар. Шуның аша һәр гаилә уза. Форсаттан файдаланып, торак төзелешенә аерым игътибар биргән Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановка сезнең исеменнән рәхмәт белдерәсем килә. Биредә иң бәхетле гаиләләр яшәргә тиеш", - дип билгеләп үтте ул, өй туе белән котлап.

Яңа фатирларга күченүчеләр исеменнән җавап сүзе белән «Нурлатнефть» НГДУсы бердәм диспетчерлык хезмәтенең баланс буенча әйдәп баручы белгече Илья Казанбаев чыгыш ясады. Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Мәгановка, Нурлат районы Башлыгы Алмаз Әхмәтшинга, «Нурлатнефть» НГДУсы җитәкчелегенә, төзүчеләргә социаль ипотека программасы буенча үз торакларын алу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде һәм дәрәҗәле кунакларны үзенең өч бүлмәле фатирына кунакка чакырды.

Фәрит Мөхәммәтшин һәм Алмаз Әхмәтшин яшь гаиләгә бүләкләр тапшырдылар, фатирларын карадылар. Фәрит Хәйруллович төзелеш эшләренең югары сыйфатлы булуын билгеләп үтте.

Әлеге йорт чыннан да башка шундый объектлардан күп кенә параметрлары белән аерылып тора. "Йорт төзелеше 2020 елда башланды, вакытында салынды. Бу йорт җылылык энергиясе нәтиҗәлелеге буенча уникаль, ул экономияле: тышкы диварлар-керамик кирпечтән, фасадта-пенополистирол, аннан соң бизәкләү эшләре башкарылган, штукатурланган. Һәр фатирда вентиляцияне яхшырту, индивидуаль җылыту өчен өстәмә клапаннар урнаштырылган. Коммуналь хуҗалык буенча исәпкә алу үзәкләре подъездларда урнаштырылган, бу хезмәт күрсәтүче оешма хезмәткәрләренә кереп карау  мөмкинлеген тәэмин итә. Шулай ук инвентарь өчен бүлмәләр бар, «Уңайлы мохит» программасы буенча – электр күтәргеч, аны 1-3 катлы барлык подъездларда да кулланырга мөмкин булачак. Шулай ук 1 каттагы һәр подъездда җыештыручылар өчен бүлмә бар, анда су җылыткыч һәм раковина урнаштырылган», – диде подрядчы оешманың баш инженеры Руслан Зәйнетдинов. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, биредә инде сыйфатлы тышкы яктырту бар, заманча почта тартмалары урнаштырылган. Хөрмәтле кунаклар кулыннан күптән көтелгән ачкычларны алгач, яңа хуҗалар фатирларына үттеләр. Аларны ремонт белән шөгыльләнү ихтыяҗы булмау шатландырды, бары тик җиһазлар алып кайтасы һәм яңа урынга ияләшәсе генә кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International