Бүген Нурлат районында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендә авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе узды. Семинарда республиканың 10 районыннан район һәм авыл җирлекләре башлыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, гаилә фермалары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары җитәкчеләре катнашты. Нурлат районында утырыш - зональ киңәшмәләр сериясендә соңгы очрашу, беренче өчесе Кама Тамагы, Саба һәм Бөгелмә районнарында узды. Республикада авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру буенча зона семинар-киңәшмәләре 2010 елдан бирле үткәрелә. Биредә күтәрелә торган актуаль мәсьәләләр соңыннан дәүләт ярдәме программалары аша хәл ителә. Билгеләп үтелгәнчә, Татарстанда 4 меңнән артык фермер хуҗалыгы һәм 468 мең шәхси ярдәмче хуҗалык исәпләнә. Узган ел шәхси хуҗалыкларга ярдәм итүгә республика бюджетыннан 477 млн. сум акча бүлеп бирелгән. 300 гә якын авыл хуҗалыгы кооперативы төзелгән. "Дәүләт ягыннан җитди ярдәм чаралары гамәлдә, димәк, нәтиҗә дә бар, - диде Фәрит Мөхәммәтшин, - республика авыл хуҗалыгы җитештерүе күләме буенча ышанычлы рәвештә ил төбәкләре арасында 4 нче урында һәм Идел буе федераль округында беренче урында тора. Без үзебезне авыл хуҗалыгы продукциясенең төп төрләре белән тулысынча тәэмин итәбез". Фәрит Мөхәммәтшин авыл җирлекләре башлыкларына, шәхси ярдәмче хуҗалык җитәкчеләренә, фермерларга дәүләт ярдәменең барлык чараларын активрак кулланырга, грант программаларында да актив катнашырга тәкъдим итте. Нурлат муниципаль районы Башлыгы Алмаз Әхмәтшин Нурлат районында шәхси ярдәмче хуҗалыкларны, фермер хуҗалыкларын үстерү турында сөйләде. Фермер хуҗалыкларының тулай продукциясе күләме 795 млн. сум тәшкил иткән, акчалата керем – 150 млн.сум. Уңыш гектарыннан 36,3 центнер тәшкил итә. 2020 елда крестьян-фермер хуҗалыкларын үстерү һәм аларга ярдәм итүгә 55 миллион сумнан артык акча җибәрелгән, шул исәптән «Агростартап» һәм «Яңа эш башлаучы фермер» программалары буенча – 38 млн. сум бирелгән. Акчалар биналарны ремонтлауга, авыл хуҗалыгы техникасы, җиһазлар һәм минераль ашламалар сатып алуга тотылган. Шулай ук районның 5 фермеры «Лизинг-грант» программасында катнашып, авыл хуҗалыгы техникасы сатып алган. Районда барлыгы 12 мең 139 шәхси ярдәмче хуҗалык исәпләнә, анда 9 мең 951 баш эре мөгезле терлек бар, шул исәптән 3 мең 495 сыер. 2018 елдан бирле 92 яңа шәхси хуҗалык булдырылган. Шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнар авыл кешесенә ярдәм итү буенча төрле программаларда актив катнашалар. Соңгы елларда мини-фермалар төзү программасыннан 36 гаилә файдаланган, шул исәптән узган ел – 6 гаилә. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов үз чыгышында авыл кооперациясен үстерүгә аерым игътибар бирде. Республикада кооперативларга ярдәм итү программалары, милли проект кысаларында грант программалары һәм субсидияләр гамәлдә. Ришат Хәбипов әгъзалары санын 21 тән 114 кә кадәр арттырган һәм акчалата керемне 28 тән 64 млн.сумга кадәр күтәргән Нурлат районының «Восток» кооперативын алдынгы урыннарның берсендә баручы итеп билгеләп узды. Зона семинар-киңәшмәсе кысаларында түгәрәк өстәлләр эше оештырылды, анда авылда эшмәкәрлеккә ярдәм итү һәм авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерүгә кагылышлы актуаль мәсьәләләр каралды. Катнашучылар шулай ук "Киләчәк" балалар иҗаты үзәгендә булдылар, җирле фермерлар, кооперативлар һәм шәхси эшмәкәрләр продукциясе күргәзмәсе белән таныштылар. Икенче өлештә катнашучылар Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, шулай ук министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашында җирле үзидарә мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Билгеләп үтелгәнчә, зона киңәшмәсе барышында күтәрелгән барлык мәсьәләләр беркетмәгә кертеләчәк һәм эшкә алыначак.