Нурлат районында зона семинарында катнашучылар уңышлы фермер хуҗалыклары, шәхси предприятиеләр һәм кооперативлар эше белән таныштылар

2021 елның 26 мае, чәршәмбе

Яңа Иглай авыл җирлегендә алар Айдар Вәлитовның сөт эшкәртү заводында, Рәфыйк Фәйзуллинның теплицаларында, Ринат Тимербулатов һәм Гөлсинә Сатдарова крестьян-фермер хуҗалыгында булдылар. Шулай ук Нурлат шәһәрендәге Блиновланың теплица комплексында һәм «Заготпром» авыл хуҗалыгы кооперативында булдылар.

Бүген, 26 майда, Нурлат районында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, аның урынбасары Марат Әхмәтов, ТР Муниципаль берәмлекләр Советы Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин һәм башка бик күп дәрәҗәле кунаклар катнашында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе уза. Нурлат җирендә шулай ук республиканың 10 районыннан муниципалитетлар башлыклары җитәкчелегендә делегацияләр җыелды.

Семинарның пленар өлеше башланыр алдыннан катнашучылар төрле юнәлешләр буенча уңышлы эшчәнлек алып баручы КФХ, ШЭ һәм кооперативларның үсеше белән таныштылар. Мәсәлән, шәхси эшмәкәр Айдар Вәлитов тозлы сырлар җитештерү белән шөгыльләнә. Биредә тәүлегенә 5 тонна сөт эшкәртәләр һәм 500 кг әзер продукция җитештерәләр. Шәхси эшмәкәр билгеләп үткәнчә, сөтне, нигездә, Нурлат районы халкыннан сатып алалар.  Әзер продукция алга таба Казан шәһәренә, Самара, Оренбург өлкәләренә җибәрелә. Якты Күл авылыннан Фәйзуллиннар гаиләсе инде күп еллар кулланучылар базарында кирәкле яшелчә культуралары – кыяр һәм помидор үстерү белән шөгыльләнә. Быел да теплица хуҗаларга тотрыклы керем китерә. Әйтик, кыярның беренче уңышын алар апрель башында, ә помидорны май башында җыйганнар. Семинарда катнашучылар Фәйзуллиннарның продукциясен татып карау һәм лаеклы бәяләү мөмкинлегенә ия булды. Тимербулатовлар һәм Сатдаровлар крестьян-фермер хуҗалыклары төрле республика программаларында актив катнаша. Мәсәлән, Ринат Тимербулатов 2020 елда «Агростартап» конкурсында җиңүче булган, 5 миллион сумга якын грант акчасына трактор һәм 97 баш мөгезле эре терлек сатып алынды. Гөлсинә Сатдарова «Яңа эш башлаучы фермер» конкурсында алган грант акчасын ферма төзүгә һәм атлар сатып алуга файдаланган.

«Цветуния» теплица комплексында Николай һәм Наталия Блиновлар 750 000 данә күпьеллык һәм берьеллык чәчәк, шулай ук 4500 кв.метр мәйданда яшелчә үсентесе үстерәләр. Быел биредә 30лап төр чәчәк аткан, алар шәһәр һәм авылларның җәмәгать урыннарын, шулай ук район предприятиеләре һәм учреждениеләре территорияләрен бизи.

Очрашу барышында кунаклар республикадагы беренче икенче дәрәҗәдәге кооператив составына кергән «Заготпром» СПСК мәйданчыгында булдылар.

Очрашу барышында кунаклар республикада икенче дәрәҗәдәге беренче булып оешкан кооператив составына кергән «Заготпром» СПСК мәйданчыгында булдылар. Бүгенге көндә кооперативның ит эшкәртү цехында «Нурлат ягы» бренды астында ит продукциясе һәм колбаса эшләнмәләренең киң ассортименты җитештерелә. Предприятие җитештерүне киңәйтүгә зур игътибар бирә. Якындагы планнарда-газлы минераль су һәм лимонадны ясау линиясен эшләтеп җибәрү.  Бүгенге көндә моңа әзерлек 90 процент тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International