Зона семинар-киңәшмәсендә катнашучылар Нурлат авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең эшчәнлеге белән таныштылар

2021 елның 26 мае, чәршәмбе

Бүген Нурлат районында Татарстан Республикасында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру буенча зона семинар-киңәшмәсе уза.

Иртән иртүк Әлки, Алексеевск, Спас һәм Чистай районнары вәкилләре Яңа Әлмәт авылында Фәнил Гарифуллинның крестьян-фермер хуҗалыгының терлекчелек фермасында булдылар. Фәнил Тәлгать улы үз эшчәнлеген 2014 елда үсемлекчелек белән башлап җибәрде. Ул вакытта нибары 11 баш мөгезле эре терлек асрый. Шул ук елны ферма төзелешенә 1,5 млн. сум тирәсе грант откан. 2018 елда «Эшчәнлеген җәелдерүче фермер» конкурсында катнашып, терлек һәм техника сатып алуга 10 млн.сумлык тагын бер грант откан. Бүген Фәнил Гарифуллин хуҗалыгында 147 баш мөгезле эре терлек асрала, шуларның 80е – савым сыерлары. Моннан тыш, ул игенчелек белән дә шөгыльләнә. Киләчәктә 100 башка исәпләнгән бозаулар үстерү өчен тагын бер ферма  төзү турында, атлар үрчетү турында хыяллана. "Эшләргә кирәк, уңышның бөтен сере дә шунда, – диде Фәнил Гарифуллин. - Яңа эш башлаучы фермерларга дәүләт ярдәме зур булуы куандыра".

Семинар-киңәшмә кунаклары фермада булдылар, сыерларны саву, терлекләрне ашату, сөтне суыту һәм саклау буенча автомат системалар белән таныштылар, КФХ башлыгына үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.

Соңрак зона семинарында катнашучылар шунда ук, Яңа Әлмәттә, Чулпан Нурмөхәммәтова каз фермасында булдылар, шулай ук кошчылык белән шөгыльләнүче Лилия Бараболь крестьян-фермер хуҗалыгы эшчәнлеге белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International