Нурлатта футбол буенча Нурлат районы чемпионаты уеннарының икенче туры башлана

2021 елның 25 мае, сишәмбе

Бүген "Спорт" паркы стадионында «Түбән Нурлат» белән «Легион» очраша.

2021 ел сезонында ир-атлар командалары арасында футбол буенча Нурлат районы чемпионаты дәвам итә. Бүген беренче түгәрәк уеннарының икенче туры башлана - "Легион «Түбән Нурлат» белән уйнаячак.

Киләсе уен 28 майга планлаштырылган, бу көнне «АТП» «Спартак»белән уйнаячак. 1 июньдә «Спорт» паркы стадионында «Тулпар» белән «Интер-Иглай» арасында матч узачак.

Килегез, яраткан командалары өчен көч бирегез. Уеннар 18.30 сәгатьтә башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International