Район мөхтәсибәте балаларны яклау көнендә хәйрия акциясе үткәрәчәк

2021 елның 25 мае, сишәмбе

1 июнь-Халыкара балаларны яклау көнендә-8.00-14.00 сәгатьләрдә Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге Тәгълим үзәгендә (Гыйматдинов ур., 70) хәйрия акциясе узачак.

Аз керемле һәм күп балалы нурлатлылар 10 яшькә кадәрге балалары өчен бушлай яңа кием-салым ала алачак. Язгы-җәйге кием (күлмәк, шорты, майкалар, футболкалар, кофталар), күбрәк, кызлар киеме таратылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International