Ун яшь нурлатлының эшләре иҗади ярышның финал этабына җибәреләчәк. «Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсендә «Балалар илне сүрәтли»15 нче республика рәсем конкурсының муниципаль этабына йомгак ясалды. Нурлат районы шәһәр һәм авыл мәктәпләренең башлангыч сыйныф укучылары мөһим һәм бик тә катлаулы темаларны ачуда үз осталыкларын күрсәтте.
Быел балалар үз эшләрен 4 тема буенча әзерләделәр. Аларның икесе - "Россиядә фән һәм технологияләр елы», «Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы". Традицион тема «Куркынычсыз юллар". Пандемия чорында кешеләрнең гомерен саклап калган медикларга рәхмәт йөзеннән тагын бер номинация барлыкка килде – «Табибларга рәхмәт».
Муниципаль этапта 58 яшь нурлатлы катнашты, җиңүчеләрнең эшләре Казан шәһәренә конкурсның йомгаклау этабына җибәреләчәк. Әйтергә кирәк, Нурлат балалары ел саен финал этабында җиңү яулый. Быел да аларга уңышлар телибез!