Халыклар дуслыгы йортында нурлатлылар талантлы якташлар белән таныша ала торган иҗади очрашулар уздыру күркәм гадәткә әверелде. 20 май көнне Нурлат муниципаль районының үзәк китапханәсе белән берлектә яшь язучы, Иске Чаллы авылында туып-үскән Александр Арзамасцев белән "Мин җанымны юлларга салдым" дип исемләнгән әдәби очрашу узды.
Александр Арзамасцев 1989 елда туган, 2004 елда мәктәпне тәмамлаган һәм армиягә киткән. Аның иҗади юлы башлангыч сыйныфларда укыганда ук, ул үзенең шигырьләренең беренче юлларыннан башланган. Ул бөтен Россия буйлап сәяхәт итәргә бик ярата, күпмедер вакыт тайгада яшәгән һәм эшләгән, аннары Нурлатка әйләнеп кайткан һәм үз китапларын бастыра башлаган. Очрашуда катнашучылар язучының тормышы һәм иҗаты, аның әсәрләре өчен сюжетлар ничек табуы турында сөйләвен кызыксынып һәм игътибар белән тыңладылар. Шулай ук кунаклар аның күңеллләренә хуш килгән әсәрләрен укыдылар, якын дусты Альберт Мөхәммәтов - Әфганстандагы сугыш һәм башка локаль конфликтларда сугыш ветераннары һәм инвалидларының иҗтимагый оешмасы әгъзасы – сүзләрен яшь шагыйрь Александр Арзамасцев язган "Капитан Тибекин" җырын башкарды. Шагыйрь укучыларны элек язылган китаплары белән таныштырды һәм тиздән чыгачак яңа китаплары турында да сөйләде.