Кичәге көннән районда 9 һәм 11 сыйныф укучылары өчен имтиханнар башланды. Коронавирус йогышы белән бәйле хәл традицион чыгарылыш сынаулары барышына да үз төзәтмәләрен кертте.
Нурлат районында дәүләт йомгаклау аттестациясен әзерләү һәм үткәрү буенча координатор Неля Гыйззәтуллина билгеләп үткәнчә, социаль дистанцияне исәпкә алып, аудиторияләрнең тулылыгы 9 кеше тәшкил итә, элек классларда 15әр укучы утырып сынау биргән.
"Безнең район буенча барлыгы 533 9 сыйныф укучысы, барлык санитар-эпидемиологик таләпләрне исәпкә алып, имтихан үткәрү өчен, ике төркемгә бүленде, беренче өлеше сынауны кичә узды, калганнары бүген тапшыра. Имтиханнар шәһәрнең 2нче һәм 3нче мәктәпләрендә уза", – дип аңлатма бирде Неля Владимировна.
11 нче сыйныф укучылары өчен дә бүген җаваплы көн. Югары уку йортларына кермәүче укучылар рус теленнән дәүләт чыгарылыш имтиханы формасында сынау тапшыра. Ул шулай ук 3 нче мәктәптә уза.
Район Башкарма комитетының мәгариф идарәсе мәгълүматларына караганда, мондый укучылар район буенча 16 кеше.