Нурлатта "Кариев варислары" фестиваль-конкурсы тәмамланды

2021 елның 25 мае, сишәмбе

«Кариев варислары» фестиваль-конкурсы район мәдәният бүлеге тарафыннан театр сәнгатен пропагандалау, район мәдәният учреждениеләре һәм Нурлат аграр техникумы үзешчән театрларына ярдәм итү, популярлаштыру һәм аларның эшчәнлеген үстерү максатыннан оештырылды. Фестивальдә барлыгы 10 коллектив катнашты, шулай ук рус, татар һәм чуаш телләрендәге чыгышлар да булды. Алар барысы да берничә көн дәвамында «Театраль» скверы сәхнәсендә тәкъдим ителде.

"Бу кичәләрдә якташыбыз, татар театрына нигез салучы Габдулла Кариев турында сөйләделәр, һәм без нурлатлылар, аның казанышлары һәм татар милли мәдәниятен үстерүгә бәяләп бетергесез өлеш кертүе турында хәтерне саклау намус эше дип саныйбыз", – дип үз фикерен белдерде Антонина Артамонова.

Төрле номинацияләрдә җиңүчеләрне компетентлы жюри билгеләде. Иң яхшы режиссерлык эше аграр техникум коллективы тарафыннан тәкъдим ителде. Бикүледән Мансур Әгълетдинов – «Ир-ат ролен иң яхшы башкаручы», ә Мамык авылыннан Дарья Грызунова - «Хатын-кыз ролен иң яхшы башкаручы» номинацияләрендә билгеләп үтелде. Икенче пландагы иң яхшы роль Каравыл Тавы КФҮ курчак театрына бирелде, ә тамашачылар симпатиясе призы Андреевка авыл мәдәният йортына бирелде. Рольне иң яхшы башкаручы номинациясендә җиңүне Кизләүдән Бриллиант Галимова яулады. Оригинальлек өчен бүләккә татар халык театры лаек булды.

Җиңүчеләр истәлекле призлар һәм фестиваль-конкурс лауреатлары дипломнары белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International