Нурлат укучылары Девятаев кызы белән очрашты

2021 елның 24 мае, дүшәмбе

Шәһәрнең 3нче мәктәбенең 4б сыйныф укучылары Карина Чувалова һәм Вячеслав Литта «Музей экспонаты нәрсә турында сөйли» республика тарихи-патриотик конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында легендар Советлар Союзы Герое Михаил Девятаевның кызы Нэлли Девятаева белән очраштылар.

Аның исеме - барысының колагындаң. Ул –Узедом утравында урнашкан немец концлагерыннан «Хейнкель НЕ-111»дошман самолетында качкан герой.

Нэлли Михайловна 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы музей-мемориалында узган истәлекле чараның мактаулы кунагы булды. Ул яшь татарстанлыларга әтисенең биографиясенең билгесез фактлары турында сөйләде. Укучыларга аның кече кызы авызыннан Михаил Девятаевның үлемсез батырлыгы, гаҗәеп язмышы турында ишетү бик кызык булды.

-Ул гаиләдә 13 нче бала була, соңрак тагын бер 14 нче бала туа. Әтисе аңа ике  яшь булганда үлгән, әбисе исә балаларны бер үзе тәрбияләгән, - дип сөйләде Нэлли Михайловна. - Әти балачактан очучы булырга хыялланган. Һәм ул булды да...

Конкурста җиңүчеләр өчен бу очрашу тере тарих дәресе булды. Укучылар белән беррәттән аларның әти-әниләре төрле сораулар бирделәр, күптән түгел прокатка чыккан «Девятаев» кинолентасы белән кызыксындылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International