Нурлат ТВ "Кама бризы" I республика телевизион фестиваленнән диплом белән кайтты. Искәртеп узабыз, телефестиваль 21-23 майда узды, анда 100дән артык телевидение алып баручысы, оператор, Татарстанның 20 шәһәр һәм районыннан 25 телекомпания хәбәрчеләре катнашты.
"Без, телевизионщиклар, мондый фестивальне күптән көттек. Ул бик нәтиҗәле үтте: биредә Мәскәү һәм Казан экспертлары мастер-класслар, шулай ук телевизион эшләр конкурсын уздырдылар, анда 6 номинациядә 159 эш катнашты. Нурлат ТВ “Телевизион иҗат” номинациясендә дипломга лаек булды, - дип сөйләде фестивальдә катнашучы “Нурлат-информ” АҖ җитәкчесе - баш мөхәррир Резеда Гиняева.