24 майда начар метеорологик күренешләр турында шторм кисәтү

2021 елның 24 мае, дүшәмбе

Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча:

 

Татарстан Республикасы территориясендә куркыныч метеорологик күренеш турында шторм кисәтү.

Бүген, 2021 елның 24 маенда, якындагы 1-3 сәгатьтә Татарстан Республикасының иң көнчыгышында көчле эсселек +34° көтелә.

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:

Өйдә салкынча һава температурасын саклагыз. Көндез тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ябыгыз ( бигрәк тә әгәр тәрәзәләр кояш ягына караса). Тәрәзәләрне һәм тәрәзә  капкачларын төнлә урамда һава температурасы бинадагыга караганда түбәнрәк булганда ачыгыз.  Әгәр сезнең торак кондиционер белән җиһазландырылса, тәрәзә һәм ишекләрне ябыгыз. Җилләткеч бераз җиңеллек китерергә мөмкин, әмма, температура 35 градустан артса, вентилятор җылылык авыруларыннан коткарып кала алмый. Суны бик күп эчәргә кирәк.

2. Эсселектә булмаска тырышыгыз. Йортның иң  салкын бүлмәсенә күчегез, бигрәк тә төннәрен. Әгәр бу мөмкин түгел икән, өйдә салкын температураны саклагыз, көненә 2-3 сәгать салкын биналарда (мәсәлән, кондиционерлар белән җиһазландырылган җәмәгать биналарында) үткәрегез. Тәүлекнең иң эссе вакытында урамга чыкмаска тырышыгыз. Интенсив физик йөкләнештән сакланыгыз. Күләгәдә булырга тырышыгыз. Балаларны һәм хайваннарны парковкаланган автомобильләрдә калдырмагыз.

3. Тән кызмасын өчен җитәрлек сыеклык эчәргә кирәк. Салкынча душта коеныгыз.    Сез шулай ук салкын компресс яки төрүләр эшли аласыз, юеш салкын сөлгеләр кулланырга, гәүдәне салкын су белән сөртергә, аякларга салкын  ванночкалар куярга һ. б. Җиңел һәм натураль тукымадан булган ирекле өс киеме киегез. Урамга чыкканда, киң колаклы эшләпә яки кепка яки кояштан саклаучы күзлек киегез. Су эчү режимын саклагыз, баллы һәм алкогольле эчемлекләрдән сакланыгыз.

4. Тирә-юньдәгеләргә ярдәм итегез. Әгәр танышыгызга аномаль эсселек аркасында сәламәтлегенә куркыныч янаса, аларга кирәкле ярдәм алырга булышыгыз. Ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге һәм авыручы кешеләргә тәүлегенә кимендә бер тапкыр килеп китәргә кирәк. Әгәр пациент ниндидер дарулар кабул итә икән, бу даруларның организмның терморегуляцияләнүенә һәм су балансына ничек йогынты ясавын ачыклау өчен аны дәвалаучы табиб белән киңәшләшегез. Әгәр сезнең сәламәтлегегезгә бәйле проблемаларыгыз бар икән: даруларны температура 25 градустан артмаган бүлмәдә яки суыткычта (инструкцияне үтәгез) саклагыз, хроник чирдән җәфа чигсәгез яки бер үк вакытта берничә даруны кабул итсәгез, медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итегез.

5. Әгәр дә сез яки янәшәгездә кемдер үзен начар хис итсә. 

Әгәр башыгыз әйләнсә, көчсезлек, борчылу яки көчле сусау һәм баш авырту тойсагыз, мөмкин кадәр тизрәк салкынча урынга күчәргә һәм тән температурасын үлчәргә тырышыгыз. Югалган сыеклыкны тутыру өчен су яки җиләк-җимеш согы эчегез, ял итегез. Мускулларның авыртуын сизсәгез (барыннан да элек алар аякларында, кулларында яки корсагында, күп кенә очракларда озакка сузылган физик йөкләнеш нәтиҗәсендә көчле эсселектә барлыкка килә), һәм минераль алмашны нормальләштерү өчен электролитлар булган эретмә эчегез. Әгәр җылылык спазмалары бер сәгатьтән артык туктатылмый икән, медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әгәр сез гаилә әгъзаларының берәрсенең яки сез караган кешеләрнең тиресе коры һәм кайнар булуын сизсәгез, саташу, көзән җыеру яки аң югалту булса, кичекмәстән ашыгыч ярдәм чакырыгыз. Медиклар килгәнче зыян күрүчене салкынча урынга күчереп, аны горизонталь хәлдә аякларын аз гына күтәртеп яткырыгыз. Зыян күрүчене чишендерегез һәм суыту процедуралар үткәрә башлагыз: култык асты һәм муен асты чокырларына салкын компресс куегыз, яңа һава агымын тәэмин итегез, бүлмә температурасында тиресенә (20-25 градус) су сиптерегез. Тән температурасын үлчәгез.   Зыян күрүчегә парацетамол яки аспирин бирмәгез. Әгәр дә ул аңсыз икән аны янбашына салыгыз.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

Фото Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе архивыннан

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International