2021 елның 26 маенда 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасында күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрыннан (ЕГРН) өземтә алу сораулары буенча «кайнар линия» узачак.
Кайнар линия барышында милекчеләргә яки аларның ышанычлы затларына күчемсез милек объектлары турында мәгълүматны ничек алырга, кирәкле мәгълүмат турында запросларны нинди ысуллар белән бирә алалар соң? Ведомство экспертлары гражданнарга күчемсез милек реестрыннан һәр конкрет ситуациядә нинди өземтәләрне сайларга икәнен киңәш итәчәк.
"Кайнар линия" телефоны (843) 514-90-77 (өст.2107).