Уку елы ахырына санаулы көннәр калып бара, димәк, укучыларның иң яраткан вакыты-каникуллар җитә.
Район гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучыларның җәйге ялын оештыру буенча нинди эш алып барылуы турында без район Башкарма комитетының мәгариф идарәсе җитәкчесе Алсу Рәхмәтуллина белән сөйләштек.
-Алсу Насыйховна, 2021 елгы җәйге сәламәтләндерү кампаниясенең максатлары һәм бурычлары нинди?
-Җәйге каникуллар өзлексез белем бирү, укучыларның үсеше өчен мөһим. Тик балаларның ял итүе стихияле процесс була алмый. Мәктәпнең педагогик коллективлары һәр ата-ана үз баласына төрле эшчәнлек һәм ял төрләрен сайлап ала алсын өчен, көндәлек эш белән тәэмин итә алсын өчен эшне шулай төзиләр. Авыр тормыш хәлләренә эләккән күпбалалы, аз керемле гаиләләрдән булган балаларны җәйге мәшгульлекнең барлык формаларына җәлеп итү мәҗбүри.
-Безнең районда балаларның җәйге ялын һәм мәшгульлеген оештыру буенча нинди программалар тормышка ашырылачак?
-Җәйге сәламәтләндерү кампаниясенә әзерлек алдан ук башланды. Мәктәпләрдә балаларның һәм яшүсмерләрнең җәйге ялын һәм мәшгульлеген оештыру буенча чаралар планы муниципаль программа кысаларында тормышка ашырыла.
-Мәктәп яны лагерьларын әзерләү ничек бара? Әлеге ял итү формасы белән ничә баланы колачлау планлаштырыла?
- Быел 22 мәктәп яны лагере ачу планлаштырыла. Алар 1 июньнән 24 июньгә кадәр эшләячәк. Бердәм дәүләт имтиханын үткәрү пунктлары булган шәһәрнең ике мәктәбендә бу сроклар бераз чигереләчәк. Әйтик, 2 нче мәктәптә смена 14 июньнән башлана һәм 7 июльгә кадәр дәвам итәчәк, 3 нче мәктәптә балалар икенче сменада – 26 июньнән 16 июльгә кадәр ял итәчәк. Балаларның гомуми саны 974 кеше тәшкил итәчәк. Җәйге мәшгульлекне оештыруның тагын бер формасы-хезмәт һәм ял лагерьлары. 1 июньнән 24 июньгә кадәр шундый 14 лагерь эшләячәк, анда 100гә якын укучы иҗтимагый файдалы хезмәт белән шөгыльләнәчәк, сәламәтлеген ныгытачак һәм ялларын кызыклы итеп үткәрәчәк.
-Быел шәһәр читендә урнашкан балалар сәламәтләндерү лагерьлары эшләячәкме?
-Әйе, «Заречный» лагерында балалар өчен 4 профильле смена оештырылачак, болар – республика халыкларының «Мәдәниятләр калейдоскобы», «PROНАС» журналистика һәм лингвистика остаханәләре, «Киләчәк – ул без» лидерлар һәм волонтерлар өчен, спорт буенча «Чиксез спорт». 4 сменада барлыгы 300 дән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк. Санитар-эпидемиологик таләпләргә туры китереп, сәламәтләндерү лагере 75 процентка тутырылачак. Моннан тыш, укучылар җәй көне ял итеп кенә калмыйча, үзләренең белем дәрәҗәсен дә күтәрәчәкләр. Республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы ел саен талантлы укучыларны, олимпиадаларда җиңүчеләрне һәм призерларны Татарстан балалар сәламәтләндерү лагерьларының профильле сменаларына юлламалар белән бүләкли. Укучылар ял итәчәкләр һәм яраткан уку предметын ныграк үзләштерә, республиканың иң яхшы укытучылары белән шөгыльләнә алачак.
-Җәйге каникуллар вакытында профилактик һәм мәктәп эчендәге исәптә торучы балаларның мәшгульлеген оештыру аеруча актуальләшә. Аларның җәйге ялы ничек оештырылачак?
-Мондый яшүсмерләр дә читтә калмаячак. Ведомствоара патронатта торучы, социаль куркыныч хәлдә булганнар, балигъ булмаганнар эшләре буенча профилактика учетында торучы балалар мәктәп яны лагерьларында ял итәчәк. Мәктәп күләмендә исәптә торучы укучылар шулай ук төрле лагерьларда булачаклар, аларның кайберләре хезмәт практикасын узачак. Мондый балаларның буш вакытларын оештыру җәйге чорда төрле хокук бозулар кылу мөмкинлеген киметергә мөмкинлек бирәчәк.
-Кайбер яшүсмерләр каникулларны эш белән бергә алып барып, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша вакытлыча эшкә урнашуны өстен күрә. Быел җәй балаларның мондый мөмкинлеге булырмы?
-Халык мәшгульлеге үзәге ел саен 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге балигъ булмаган гражданнарны тәрбиясез, күзәтүчесез калуны профилактикалау, шулай ук һөнәри осталык һәм хезмәт адаптациясе максатларында, укудан буш вакытта, вакытлыча эшкә урнаштыруны гамәлгә ашыра. Әйтик, агымдагы елның гыйнварыннан балигъ булмаганнарны вакытлыча эшкә урнаштыру өчен мәшгульлек үзәге тарафыннан шәһәр һәм район оешмалары белән 5 килешү төзелгән, 11 яшүсмер эшкә урнаштырылган.
Шулай итеп, безнең районда үсмерләрнең рәхәтләнеп ял итүе, аларны сәламәтләндерү өчен шартлар тудырылган, шулай ук белем дәрәҗәсен күтәрү, балалар иҗтимагый хәрәкәтләре эшендә актив катнашу һәм спорт әзерлеген күтәрү өчен мөмкинлекләр тудырылган.
-Әңгәмәгез өчен рәхмәт.