Нурлат шәһәренең 1 нче мәктәбен тәмамлаучыларга Михаил Черепанов исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырылды

2021 елның 23 мае, якшәмбе

Бәйрәм чарасында аларны хәрби-патриотик клуб җитәкчесе Владимир Малыгин тапшырды.

Нурлат шәһәренең 1 нче мәктәбендә Соңгы кыңгырау 10 унберенче сыйныф укучылары һәм 47 тугызынчы сыйныф укучысы өчен яңгырады. Традиция буенча тантаналы чара бик ямьле һәм матур узды. Чыгарылыш сыйныф укучылары мәктәп вальсы биеделәр, һавага шарлар җибәрделәр, мәктәп коллективын котлап  рәхмәт белдерделәр. Мөхтәрәм кунаклар да мәктәп укучыларына котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Мөхтәрәм кунаклар да мәктәп укучыларына котлау сүзләре җиткерде. Район җитәкчелеге исеменнән чыгарылыш сыйныф укучыларына инфраструктур үсеш буенча җитәкче урынбасары Салават Усманов мөрәҗәгать итте. Шунда ук мәгариф бүлеге һәм хәрби комиссариат вәкилләреннән дә җылы теләкләр яңгырады. Тугызынчы сыйныф укучыларына - хәрби-патриотик клубның актив әгъзаларына мәктәпне тәмамлаган, "Легенда" җитәкчесе Владимир Малыгин күңелле бүләкләр әзерләгән иде. Ул чыгарылыш сыйныф укучыларына «Хәрби дан клубы» ассоциациясе рәисе Михаил Черепанов исеменнән Рәхмәт хаты тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International