Нурлатлылар күбрәк ике тәгәрмәчле транспортка һәм җәяүләп йөрүгә өстенлек бирә. Велосипедлар һәм самокатлар үсмерләр һәм балалар ялының гына түгел, шәһәр халкының эш көннәрендә дә атрибутына әйләнде. Моның нәрсә белән бәйле булуын аңлау кыен түгел. Әлбәттә, тротуарлар, дөресрәге, аларның тиз төзелеше һәм капиталь ремонты белән. Кызу көннәр туры мәгънәсендә Мәктәп урамындагы юл эшчеләре өчен дә кызу була. Биредә брусчаткадан тротуар төзелеше бара. Бу Карл Маркс урамы реконструкцияләнгән гомуми концепциянең дәвамы булып тора, төгәлрәге, бу юнәлештә чираттагы штрихны тәшкил итә. Мәктәп урамында яңа форматта төзекләндерелгән өч күпфатирлы йортта яшәүчеләрне берләштергән ишегалды яңа кыяфәт алды, аннан соң заманча балалар иҗаты үзәге бинасы ишекләрен ачты, фасадны ремонтлаганнан соң күп катлы йортлар да яңарды. Шулай итеп, шәһәрнең тагын бер урамында яшәүчеләр яхшы якка үзгәрешләр кичерә. Тротуар төзү белән Баулы предприятиесе шөгыльләнә. Алар әзерлек эшләрен алдан, якынча өч атна элек башкарган: тротуарның иске асфальт катламын салдырганнар, чүп-чарны җыештырганнар, брусчатка җәю өчен нигез салынган, төп материалны алып кайтканнар.
Моннан тыш, агымдагы елга тротуарлар төзү Совет урамында - Козлов урамыннан алып Самаренкин урамына тиклем, Козлов урамында - Совет урамыннан Гагарин урамына чаклы, Гагарин урамында - Козлов урамыннан алып К.Маркс урамына кадәр көтелә.