Кара Күлдә чын мәгънәсендә халык бәйрәме узды-авыл халкы һәм анда туып-үскән кешеләр үзләренең кече ватанының 100 еллыгы уңаеннан оештырылган чарага җыелды. Сәхнәдән үзешчән артистларның дәртле җырлары яңгырады, бәйрәм кунакларын пылау, мул табын артында сыйладылар, балалар өчен аттракционнар эшләде. Өч дистәдән артык кына йортлы кечкенә генә авыл бүген күп санлы кунаклар кабул итте. Аларга район башлыгы урынбасары Линар Маняпов, "МАКойл" генераль директоры Дамир Ишкинеев, Гайтән авыл җирлеге башлыгы Наталья Авдеева һәм башкалар үзләренең котлауларын җиткерделәр. «Авыл халкына, бигрәк тә авыл җирлеге башлыгы Наталья Викторовнага шундый матур бәйрәм оештырган өчен зур рәхмәт», – дип уртаклашты имам-хатыйп Әнвәр Шәрәпов. Бәйрәмдә Владимир Малыгин җитәкчелегендәге “Легенда” хәрби-патриотик клуб әгъзалары да катнашты. Эзтабарлар моңа кадәр хәбәрсез югалган дип саналган 29 Бөек Ватан сугышында катнашучының туганнарына вафат булу турындагы хәбәрнамәләрне тапшырды. Халидә Исхакова, әйтик, моңа кадәр бабасы Мингата Нургатинның язмышы турында берни белмичә яшәгән.
Ул, күпләр кебек үк, бабасы Ватанга хыянәт итмичә 1943 елның 27 декабрендә Литвада, балаларының тыныч киләчәге өчен көрәшеп һәлак булганлыгы турында язылган кәгазь битләрен йөрәге турысына куеп кысып кочаклады.