Нурлат районының 204 чыгарылыш сыйныф укучысы өчен соңгы кыңгырау чыңлады

2021 елның 22 мае, шимбә

Бүген районның барлык мәктәпләрендә мәктәп белән саубуллашу бәйрәменә багышланган тантаналы линейкалар узды. Соңгы кыңгырау шәһәр һәм район мәктәпләренең 11 сыйныфларында белем алучы 204 укучы өчен яңгырады. Әлеге истәлекле вакыйга белән гимназияне тәмамлаучыларны Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин котлады. «Бүген сезнең өчен бик дулкынландыргыч һәм бәхетле көн. 11 ел элек сез беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кердегез, бүген сез инде чыгарылыш сыйныф укучылары. Алда сезнең олы тормышыгыз, уку йортларына керүегезне, уңышлы кешеләр булуыгызны һәм туган шәһәрегезгә кайтуыгызны телим", - дип мөрәҗәгать итте гимназиячеләргә Алмаз Сәлимович. Ә чыгарылыш сыйныф укучысы Элина Габдрахмановага Нурлат районының социаль-мәдәни тормышында актив катнашканы өчен рәхмәт хаты, район башкарма комитеты, мәгариф, мәдәният, яшьләр эшләре һәм спорт бүлекләре исеменнән дә шундый Рәхмәт хатлары тапшырылды. ГТО алтын значогын тапшыру да аның өчен күңелле сюрприз булды.

Укучылар укытучылардан, ата-аналардан, якыннарыннан  җылы котлаулар ишеттеләр. Үзенең иң изге теләкләрен шигырь формасында  беренче сыйныф укучылары котлап, әлбәттә, БДИны уңышлы тапшыруларын теләделәр. «Бүген без 34 гимназистны олы тормыш юлына озатабыз. Алар барысы да бик актив, тырыш, төрле конкурсларда, чараларда, олимпиадаларда катнашучылар. Аларның өчесе-Тимур Шәфыйков, Михаил Емельянов һәм Дарья Воронцова – уку отличниклары», – дип билгеләп үтте шәһәр гимназиясе директоры Гүзәл Хәмәдиева.

Линейканың иң дулкынландыргыч мизгеле булып 11 сыйныф укучысы Илшат Кашапов һәм 1 сыйныф укучысы Ульяна Яковлева биргән мәктәп кыңгыравытың соңгы яңгыравы булды. Ә чыгарылыш укучыларының традицион вальсы бәйрәмнең матур тәмамлануы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International