Иске Чаллы авылыннан Елена Захарова Әлмәттә «Татнефть» җәмгыяте грантларын тапшыру тантанасында катнашты. Ул «Татнефть»җәмгыятенең хәйрия грантларын алу буенча ел саен үткәрелә торган конкурста җиңүчеләр исемлегенә керде. Бүләкләү тантанасында аңа 490 мең сумлык грант суммасы белән диплом тапшырылды. Елена Андреевна конкурска “Спорт актив ял паркы” проектын тәкъдим итте. Акча Иске Чаллы авылында спорт паркы төзелешенә юнәлдереләчәк, анда барлык авыл халкы һәм кунаклар йөри алачак.