Моннан тыш, авыл халкына суган, кишер һәм чөгендер орлыкларын тараттылар. Бу көннәрдә Нурлат райпосына 3500 төп кәбестә үсентесе килгән, аларны авыл җирлекләре башкарма комитетларына тараталар. Алар, үз чиратларында, аны шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы авыл халкына таратачак. Моңа кадәр Нурлат районы авылларында яшәүчеләргә 800 кг суган орлыгы, 20 кг кишер орлыгы һәм 10 кг кызыл чөгендер орлыгы таратылган. Район кулланучылар җәмгыяте вәкилләре көз көне үстерелгән уңыш халыктан алга таба сату өчен сатып алыначагына өметләнә. Республика авылларында яшәүчеләрне орлык һәм яшелчә үсентеләре белән тәэмин итү авыл халкына яшелчә культуралары орлыкларын тарату программасы кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның ярдәме белән гамәлгә ашырыла.