Нурлат Сабантуйга әзерләнә

2021 елның 21 мае, җомга

Нурлатта ипподромны Сабантуй милли бәйрәменә әзерләү эшләре дәвам итә. Нурлат муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Рафис Хәмзин бүген милли Сабантуйга әзерлек буенча күчмә киңәшмә үткәрде. Биредә ресурс белән тәэмин итүче, коммуналь хезмәтләр, идарәче оешмалар катнашты.

Кайбер ремонт-төзелеш эшләре башланган инде.

"Дүшәмбедән башлап территориядә сакчылык формалашачак, барлык эшләр дә көчәйтелгән режимда алып барыла башлаячак. Аларны 1 июньгә тәмамлау планлаштырыла", - диде район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нәфыйгина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International