Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында 2021 елгы җәйге сәламәтләндерү кампаниясе чорында балалар һәм яшьләрнең ялын оештыру буенча ведомствоара комиссия утырышы узды. Нурлатлылар исә видеоэлемтә режимында район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нәфыйгина җитәкчелегендә катнашты.
Утырышта җәйге сәламәтләндерү кампаниясенә әзерлек барышы каралды. Балалар сәламәтләндерү оешмаларында балаларның санитар-эпидемиологик иминлеген һәм лагерьларның әзерлеген тәэмин итү мәсьәләсе буенча ТР буенча баш дәүләт санитар табибы Марина Патяшина чыгыш ясады. Шулай ук янгын куркынычсызлыгы, җәйге сәламәтләндерү кампаниясендә катнашучы объектларны (территорияләрне) террорчылыктан саклау буенча кирәкле чараларны билгеләү белән бәйле мәсьәләләр каралды.