Нурлатлылар «Халык контроле» мәгълүмат системасына законсыз рәвештә спиртлы продукция сату яки җитештерү фактлары турында хәбәр итә алалар.
"Хәбәрләрне ике категория буенча җибәрергә мөмкин. Шуларның берсе "Алкоголь һәм (яки) спиртлы продукцияне сату кагыйдәләрен бозу". Әлеге категориягә лицензиясез (сату вакытын, урынын һәм шартларын чикләмичә; билгеләнгән үрнәктәге маркалар белән маркировкаланмыйча; ЕГАИСта теркәлмичә; стационар булмаган сәүдә объектларында һәм җәмәгать транспорты тукталышларында; сәүдә объектына керү торак йорт ягыннан урнашкан сәүдә объектларында) һәм «икеләтә билгеләнештәге» спиртлы сыеклыклар сату турында хәбәрнамәләр кабул ителә. "Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукцияне законсыз җитештерү һәм (яки) әйләнеше" категориясенә көндәлек шартларда, лицензиясез җитештерү турында хәбәрнамәләр кабул ителә (яшерен цехларда, гаражларда һ.б.),алкогольле һәм спиртлы продукцияне күпләп сату, ташу (контрабанда), алкогольле продукция ташу (шул исәптән чит илләрдән); шәхси хуҗалыклардан, фатирлардан спиртлы продукция сату («көмешкә») турында»,-диде Дәүләт алкоголь инспекциясенең әйдәп баручы белгеч – эксперты Алия Гәрәева.
«Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына гариза бирү кыен түгел. Менә аның алгоритмы: ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталының хисап язмасы аша авторизацияләнергә uslugi.tatarstan.ru (яисә). nk.tatar.ru яки «Халык контроле» ТР ДМС мобиль кушымтасында теркәлү узарга. Категориясен сайларга. Фотоматериал урнаштырырга. Дөрес итеп адресны күрсәтергә. Исемен куярга һәм тулы мәгълүматны язарга. Бастыру кагыйдәләре белән ризалыкны расларга. Гариза бирүчегә контакт мәгълүматларын (email һәм телефон номеры) тапшыруга ризалык бирергә кирәк. «Алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнеше турында» Халык контроле» системасына хәбәрнамәләр биргән өчен акчалата бүләк каралган", – дип искә төшерә Алия Гәрәева.