Казанда VI Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы уза, анда Нурлат районыннан Бөтендөнья татар хатын-кызларының «Ак калфак» иҗтимагый оешмасының җирле бүлекчәсе җитәкчесе Гөлия Галләмова катнаша.
Бүген-форумның икенче көнендә «Чулпан» мәдәни үзәгендә пленар утырыш уза. Үзәк фойесында халык һөнәрчелеге товарлары һәм продукциясе җитештерүчеләренең күргәзмә-ярминкәсе оештырылган. Биредә Нурлат осталары чиккән сөлге дә тәкъдим ителгән. Форум кысаларында бу көннәрдә делегатлар шулай ук К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында булачаклар.