Кичә безнең шәһәрдә чираттагы визит белән «Хәрби дан клубы» ассоциациясе рәисе Михаил Черепанов булып китте. Быел аның килүе Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин белән очрашудан башланды. Алмаз Сәлимович билгеләп үткәнчә, Михаил Черепановның Татарстан Республикасы хәрби-патриотик хәрәкәтенә керткән өлеше бәяләп бетергесез. Менә берничә ел инде ул совет солдатларын мәңгеләштерү һәм күмү буенча эзләү эшләре алып бара, Татарстан Республикасында туып-үскән, Бөек Ватан сугышында һәлак булган һәм хәбәрсез югалган кешеләр турында мәгълүматларның компьютер базасын булдыру эшенә җитәкчелек итә. Эзләнүчеләр аркасында якыннары язмышы турында мәгълүмат алган нурлатлылар Михаил Черепановка бик рәхмәтле. Район башлыгы үз исеменнән һәм барлык нурлатлылар исеменнән «Хәрби Дан клубы» ассоциациясе рәисенә ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде. Алмаз Әхмәтшин аңа Рәхмәт хаты һәм истәлекле сувенир тапшырды.