Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру советы утырышының 20.03.20021 ел, № АП-12-97 беркетмәсенең 4 пунктын үтәү йөзеннән, сәүдә һәм хезмәт күрсәтү өлкәсе предприятиеләренең Татарстан Республикасының ике дәүләт телендә тышкы һәм эчке визуаль, белешмә мәгълүматны рәсмиләштерү өлешендә эшне дәвам итүләрен сорыйбыз.
Исегезгә төшерәбез, «Татарстан Республикасының дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында» 1992 елның 8 июлендәге 1560-XII номерлы Татарстан Республикасы Законының 20 статьясы нигезендә хезмәт күрсәтү һәм коммерция эшчәнлегендә Татарстан Республикасының дәүләт телләре һәм тиешле территориядә яшәүче халыкның башка телләре һөнәри эшчәнлек өчен кирәкле күләмдә кулланыла. Телне белмәү сылтавы белән гражданнарга хезмәт күрсәтүдән баш тарту закон нигезендә җаваплылыкка тартылуга китерергә мөмкин.
Игъланнар, афишалар, башка күрсәтмә мәгълүмат текстлары Татарстан Республикасы дәүләт телләрендә рәсмиләштерелә. Җитештерелгән продукциягә ярлыклар, инструкцияләр, этикеткалар рус телендә, шулай ук җитештерүче теләге буенча, татар телендә һәм (яки) Россия Федерациясе халыкларының туган телләрендә рәсмиләштерелә.