Нурлат районында семинар-киңәшмә узды

2021 елның 20 мае, пәнҗешәмбе

Семинарда "Проминтел Агро" компаниясенең заманча техникасын тәкъдим иттеләр. Бүген Нурлат районының "Нурлат-Агро" ҖЧҖ базасында семинар-киңәшмә узды, анда Нурлат, шулай ук күрше районнарның агрономия һәм инженер хезмәтләре белгечләренә CLAAS AXION-950 тракторының өстенлекләре, шулай ук "Amazone"компаниясеннән SEUS-2TX катнаш агрегатының өстенлекләре турында сөйләделәр. «Проминтел-Агро» компаниясе вәкилләре чыгышларыннан соң катнашучылар үзләре дә тәкъдим ителгән техниканың техник мөмкинлекләре белән таныша алдылар – шунда ук тест-драйв үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International