Яңа Иглайда мини-футбол турнирында матч хуҗалары җиңү яулады

2021 елның 20 мае, пәнҗешәмбе

Быел турнирда Фома, Яңа Иглай, Киекле, Егоркино, Андреевка, Чулпан һәм Каравыл Тавы мәктәпләреннән 7 команда катнашты. Тантаналы ачылышта катнашучыларны Нурлат муниципаль районы башлыгы урынбасары Линар Маняпов сәламләде. Биредә үк балалар алдында район футбол федерациясе рәисе Марат Хәмидуллин чыгыш ясады. Ул турнир хуҗаларына, легендар футболчы Галимҗан Хөсәеновның якташларына футбол формасы комплекты бүләк итте. Гомумән алганда, турнир дустанә атмосферада узды. Киеренке һәм гадел көрәштә турнир хуҗалары җиңү яулады, 2 урынны - егоркинолылар, өченче урында-фомалылар. Җиңүчеләрне һәм призерларны кубоклар, грамоталар һәм медальләр белән бүләкләделәр.

Фоторәсем: Г. Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбе инстаграмыннан

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International