Якушкино авыл җирлегендә велоузыш үткәрелде

2021 елның 20 мае, пәнҗешәмбе

Пионерия көнендә Якушкино һәм Салдакайда велоузышлар үткәрелде. 20дән артык авыл кешесе-балалар да, өлкәннәр дә ярышларда бик теләп катнаштылар. Кайберләренең әлегә кадәр пионерлар хәрәкәте атрибутлары саклана икән – алар кызыл галстукларда чыккан. Велоузышлар 1000 м дистанциягә өч яшь категориясендә үтте. Җиңүчеләрне Авыл көнендә бүләкләячәкләр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International