Нурлатлылар Казанда узучы VI Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумында катнаша

2021 елның 20 мае, пәнҗешәмбе

Бөтендөнья татар хатын-кызларының «Ак калфак» оешмасының Нурлат бүлекчәсе җитәкчесе Гөлия Галләмова Казанда узучы VI Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумында катнаша. Форум 22 майга кадәр дәвам итәчәк. Биредә Россия Федерациясенең 60 регионыннан һәм чит илләрдән 300гә якын гүзәл зат катнаша. Форум 22 майга кадәр дәвам итәчәк. Биредә Россия Федерациясенең 60 регионыннан һәм чит илләрдән 300гә якын гүзәл зат катнаша. Без, 3 төркемгә бүленеп, «Заманча әдәбият һәм җәмгыять», «Без – Тукайлы халык» һәм «Хәзерге заман мәгарифе шартларында милли үзаңны формалаштыру»дигән дискуссия мәйданчыкларында эшлибез. Иртәгә «Чулпан» мәдәният үзәгендә форумның пленар утырышы узачак, биредә шулай ук халык һөнәрчелеге товарлары күргәзмәсе-ярминкәсе дә оештырылачак. Форум кысаларында «Калфак туе»чарасында катнашу каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International