«Татнефть» компаниясе чираттагы тапкыр Нурлат медикларына ярдәм итте. 18 майда "Нурлат район хастаханәсе" ДАССОсына коронавирус пандемиясен профилактикалау өчен бик кирәкле ярдәм кайтарылды: бу 10 меңнән артык битлек, 10 мең стериль перчатка, 300 саклагыч костюм, 50 саклагыч комбинезон, шулай ук контактсыз термометрлар, пульсометрлар, дозаторлар һ. б.
Саклау чаралары сырхауханәнең төп ишеге төбендә булды. Анда «Нурлатнефть» НГДУсы начальнигының җитештерү буенча урынбасары Александр Иванов, «Татнефть» ҖАҖ нең Нурлат территориаль башлангыч профсоюз оешмасы рәисе Ринат Мөхәммәтҗанов һәм Нурлат районы буенча социаль программаларны озата бару үзәге җитәкчесе урынбасары Ришат Сафиуллин катнашты. Нурлат район хастаханәсенең баш табибы Айдар Сәгъдиев «Татнефть» компаниясенә һәм шәхсән Н.Ө. Магановка зур ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде.
«Бүген табиблар өчен шәхси саклану чаралары-эштә мәҗбүри экипировка. Ә һәр посылка- зур ярдәм һәм безнең һөнәребезгә карата хөрмәт. «Татнефть» компаниясе җитештергән саклану чаралары иң заманча материаллардан ясалган һәм барлык таләпләргә туры килә торган. Битлекләр аерым игътибарга лаек. Аларның саклау сыйфаты гадәти бер тапкыр кулланыла торганнарга караганда югарырак. «Татнефть» тән мондый бүләкләр безгә табиб бурычларын үтәргә көч һәм мөмкинлек бирә. Бу бик мөһим!», - диде ул. Бу - «Татнефть» нең Нурлат табибларына өченче гуманитар ярдәме. Пандемия башланганнан бирле Татарстанның нефть компаниясе коронавирус инфекциясенә каршы көрәшкә 1,5 млрд сум җибәрде. 2021 елда профилактика чараларына тагын 400 млн. сум юнәлдерү планлаштырыла.
Марина Корнилова