Шәһәрнең 9нчы мәктәбенең яшь юл инспекторлары отряды 17 майдан 19 майга кадәр «Куркынычсыз тәгәрмәч» республика конкурсында катнашты. Биредә республиканың иң көчле юидчылары, барлыгы 18 команда катнашты. Катнашучылар шәхси һәм команда зачетларында көч сынашты. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүгә, юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәтүгә тест, реаль юл шартлары булган автошәһәрчектә һәм күп санлы каршылыклар булган махсус җиһазландырылган мәйданчыкта үз күнекмәләрен күрсәтү. Шулай ук «Бергә - юл хәрәкәте иминлеге өчен» темасына иҗат конкурсында да осталыкларын күрсәттеләр, аның кысаларында жюри карамагына агитация-пропаганда чыгышын тәкъдим иттеләр. Нурлатлылар бу биремнәрне уңышлы үтәделәр, яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Ярыш нәтиҗәләре буенча аның җитәкчесе Гөлия Галләмова җитәкчелегендәге Нурлат командасы актив катнашкан өчен дипломга лаек булды.